Имтихан нәтиҗәләрен телефоннан шалтыратып белергә мөмкин булачак.
2нче мәктәптә “Ата-аналар белән бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның бердәм көне“ узды. Бу көнне укучылар урынына парта артына әти-әниләр утырды. Нәкъ имтихандагыча, кәрәзле телефоннар тапшырылды, металл эзләгеч аша үтелде.
- Тарих фәнен сайлау очраклы түгел. 2022 елдан эксперимент буларак әлеге фәннән БДИ тапшыру күздә тотыла. Ә быелгы тугызынчылар чит телдән БДИ тапшырачаклар, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Нет комментариев