Әгерҗедә “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“ бәйгесенә йомгак ясалды
Мәгариф

Әгерҗедә “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“ бәйгесенә йомгак ясалды

Тәүге тапкыр узган бәйгедә җиңүче булып 2нче мәктәп педагогы Наталья Мөфтәхетдинова танылды.


“Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“ район конкурсы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тәкъдиме белән уздырылды. Аның үзенчәлеге шунда: бәйгегә педагогларны әти-әниләр һәм укучылар тәкъдим иттеләр. Алар үзләренә белем биргән, яраткан һәм хөрмәт иткән сыйныф җитәкчеләрен зурлап әлеге проектны оештыруда теләктәшлек белдергән «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасы сайтында комментарийлар яздылар, мөгаллимнәргә тавыш бирделәр. Нәтиҗәдә, бәйгедә 50 педагог җиңүгә дәгъва кылды. Ә иң күп тавыш җыйган алты мөгаллим финалга үтте. Менә алар: Тирсә мәктәбеннән Фәридә Шабаева һәм Альбина Ипоева, 4нче мәктәптән Елена Кондрашина, 2нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова, 3нче мәктәптән Елена Покоева һәм Наталья Нуриева.
Укучылар һәм ата-аналарның тирән хөрмәтен яулаган бу педагоглар район Мәдәният сарае сәхнәсендә хөрмәтләнделәр.
– Әлеге проектка нигез салганга быел алты ел. Чаллы, Менделеев шәһәрләрендә без аны уздыруны матур традициягә керттек. Алар сафына Әгерҗе районы кушылуга бик тә сөенәм һәм бәйгенең дәвамлы булачагына да ышаначым зур, – диде Әлфия Гомәровна финалистларны бүләкләгәндә.

Ул аларга Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Ә “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“ исеменә 2нче мәктәпнең география укытучысы, унынчыларның сыйныф җитәкчесе Наталья Мөфтәхетдинова лаек булды. Ул депутат кулыннан бәйгегә тәгаенләнгән махсус премия кабул итеп алды.


Нет комментариев