Татар телен саклау, үстерү темасына проект эше язганнар
Әгерҗе районыннан биш укытучы ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгән “Татар телендә белем бирүне тормышка ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм“ республика грантына лаек булдылар.
Аларның өчесе – Кадыбаш мәктәбеннән Эльмира Рәсулева, Тирсәдән Раушания Низамбиева, Сарсак-Омга лицееннан Люция Терентьева туган тел (татар теле) укытучылары. Икесе – Исәнбайдан Алсу Латыйпова һәм Девятернядан Гүзәлия Габбасова башлангыч сыйныфларда укыталар.
Укытучылар татар телен саклау, үстерү темасына проект эше язганнар. Алар уку елы дәвамында бу юнәлештә системалы эш алып баралар. Соңыннан эш тәҗрибәләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылачак.
Нет комментариев