Әгерҗе районында “Иң шәп сыйныф җитәкчесе“ бәйгесенең беренче этабы төгәлләнергә өч көн вакыт калды
Мәгариф

Әгерҗе районында “Иң шәп сыйныф җитәкчесе“ бәйгесенең беренче этабы төгәлләнергә өч көн вакыт калды

Әгерҗе районында 2019 елның октябреннән алып декабрьгә кадәр беренче тапкыр “Иң шәп сыйныф җитәкчесе” бәйгесе уза.

“Иң шәп сыйныф җитәкчесе” бәйгесе җиңүчесе РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның Рәхмәт хатына һәм исемле премиясенә лаек булачак.

Бәйге ике этапта оештырыла:

1нче этап 28 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр үтә. Бу этапта “Вконтакте” социаль челтәрендә сыйныф җитәкчеләрен тәкъдим итү, теркәү уза.

2нче этап 18-28 ноябрьне үз эченә ала. Бу чорда сайтта тавыш бирергә мөмкин булачак.

Гомуми нәтиҗә декабрь аенда ясала.

Бәйгенең барышы турында мәгълүмат “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы ресурсларында урын алачак.

Бәйгене оештыручы – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) редакциясе. Уздыру срогы – 28 октябрьдән 27 декабрьгә кадәр. Бәйге турында тулы мәгълүмат –  agryz-rt.ru сайтында.

Реклама, 12+


Нет комментариев