Әгерҗе районы укучылары Урман музеенда булдылар
Мәгариф

Әгерҗе районы укучылары Урман музеенда булдылар

Красный бор мәктәбе укучылары өчен Казандагы Урман музеена сәяхәт оештырылды.

“Экоборцы“ мәктәп урманчылыгы әгъзалары музейдагы кызыклы экспонатлар белән таныштылар, күргәзмәләрне карадылар, экскурсовод белән җанлы әңгәмә кордылар.

  • Без әлеге сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттык. Яшь урманчылар буларак, киләчәктә күргән һәм ишеткән кызыклы алымнарны түгәрәк эшчәнлегебездә файдаланачакбыз, – диделәр укучылар.

 

 

 


Нет комментариев