Әгерҗе районы кызы Йошкар-Олада узган олимпиадада җиңү яулады
Мәгариф

Әгерҗе районы кызы Йошкар-Олада узган олимпиадада җиңү яулады

Юлия Исаева быел республика олимпиадасында призер булган иде.

Йошкар-Олада мари теле буенча төбәкара олимпиада узды.

Бима мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Юлия Исаева әлеге олимпиадада барлык биремнәрне югары балларга үтәп җиңү яулады.

Юлияне дә, аның укытучысы Эмма Ильинаны да уңышлары белән котлыйбыз! 


Нет комментариев