Әгерҗе кызы рус әдәбиятыннан район олимпиадасында йөз балл җыйган
Мәгариф

Әгерҗе кызы рус әдәбиятыннан район олимпиадасында йөз балл җыйган

Әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының район турында 100 мөмкинлектән 100 баллны 3нче мәктәп укучысы Сабина Кухарчук җыйды.

- Укытучы өчен яхшы бүләк – укучыларының җиңүләре. Андый укучыларыбыз, аларны шундый җиңүләргә китергән укытучыларыбыз белән горурланабыз, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм Сабинага алдагы олимпиадаларда да җиңүләр теләп Мактау грамотасы тапшырды.

Ә Сабина үзенең чыгышында укытучыларга булган рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Нет комментариев