Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар чоры башлана

9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен имтиханнар чоры җитте.

Тугызынчылар өчен сынау 26 майда башлана. Алар бу көнне  инглиз һәм туган телләрдән имтихан тапшыралар. Мәҗбүри фәннәр – рус теленнән – 29 майда, математикадан 5 июньдә – сынау.

Унберенчеләр өчен 28 майда география һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханы. 30 майда математиканың – база, 1 июньдә профиль өлешләре. 6 июнь рус теленнән БДИ тапшыралар.


Нет комментариев