Бима мәктәбе укучылары республика олимпиадасында җиңү яуладылар
Мәгариф

Бима мәктәбе укучылары республика олимпиадасында җиңү яуладылар

Казанда мари һәм удмурт телләре буенча республика олимпиадасы төгәлләнде.

Әгерҗе районы Бима мәктәбе укучылары мари теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүләр яуладылар. 11 сыйныфтан Дарина Дедюхина, 10 сыйныфтан Анна Самуткина, 9 сыйныфтан Юлия Исаева беренче урыннарны алдылар. Җиңүче кызлар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнары, ә аларны олимпиадага әзерләгән мөгаллимә Эмма Ильина министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 


Нет комментариев