Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырыр алдыннан укучыларның температурасын үлчәячәкләр

Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта укучыларны зигзагсыман утырту һәм сынау башланганчы температураларын үлчәү күздә тотыла.

Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Родительский вопрос» программасы эфирында шулай дип белдерде.

РФ мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү һәм оештыруга карата таләпләр әзерләде, диде Глушко. «Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрүгә карата таләпләр әзерләдек. Бала парта артында үзе генә утырачак. Укучыларны зигзагсыман утырту алар арасындагы интервалны мөмкин кадәр арттыру өчен кирәк. Моннан тыш, бу имтихан кабул итү пунктына кергәндә махсус контроль – термометрия, кулларны һәм барлык бүлмәләрне эшкәртү, шулай ук бинадагы һаваны зарарсызландыру да», - диде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, БДИ башка вакытка күчерелмәячәк. «Бу – балаларга тигез шартларда университетларга керергә мөмкинлек бирә торган аттестация элементы һәм без аның эшләвен күрәбез. Әлегә БДИны үткәрү датасы – 8 июнь, ул бары тик эпидемиологик вазгыятькә бәйле», - дип искәртте ул.

Глушко билгеләп үткәнчә, IX сыйныф укучылары тарафыннан Төп дәүләт имтиханын тапшыру турында карар бары тик ике предмет (рус теле һәм математика) буенча гына кабул ителгән. «Без эпидемиологик вазгыять үсешенең төрле вариантларын карыйбыз һәм Төп дәүләт имтиханының вакыты кичектерелүенә дә әзер торабыз. Үзгәрешләр булган очракта, бу хакта хәбәр итәчәкбез», - дип сүзен йомгаклады ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1745506.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев