Бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде

Бүген Әгерҗе районының 11 сыйныф укучылары БДИ-2026 кысаларында беренче имтиханнарын тапшырды

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен иң җаваплы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның төп чоры башланды.

 

Имтихан марафонында беренчеләрдән булып укучылар үзләре сайлаган фәннәрне тапшырды: химия, тарих һәм рус әдәбияты. Бу фәннәрне киләчәкләрен медицина, фән, иҗат яки гуманитар юнәлешләр белән бәйләргә планлаштырган егетләр һәм кызлар сайлаган.

 

Имтиханнар регламент нигезендә катгый рәвештә уза: БДИ тапшыру пунктлары барлык куркынычсызлык һәм контроль чаралары тәэмин ителгән.

 


Нет комментариев