Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Бер генә көннең нәтиҗәсе түгел

Имтихан нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә кордык

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча узган ел биш фәннән күрсәткечләр уртача республиканыкыннан югарырак булса, быел әлеге сан – тугыз.  Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру тарихында беренче тапкыр профильле математика буенча күрсәткечләр респуб­ликадагыдан – 5,73, информатикадан 7,2 баллга яхшырак.

Имтихан нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә кордык. 

– Вәсилә Гарәфет­диновна, тулаем алганда, быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

– Яхшы дип бәялим. Профильле математикадан безнең районда күрсәткеч – 77,13 (рес­публикада – 71,4), информатикадан – 71,28 (64,08), физикадан 74,36 (71,76) балл тәшкил итте. Төп (база) математика, җәмгыять белеме, география, инглиз теле буенча да күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Рус теле һәм әдәбияты буенча ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез сөендерә. 

– Имтиханнарны югары балларга тапшыручылар күпме?

– Икенче ел рәттән БДИны 100 баллга тапшыручылар юк. Район буенча иң югары 98 балл – 1нче гимназиядән Азалия Вәлиеваныкы. Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк призеры булган кызны имтиханнарга, бәйгеләргә әзерләүдә укытучысы, остазы Эльза Яппарованың ярдәме зур. 

Өч фәннән имтиханнарны 90 баллдан югарырак тапшырган 2нче мәктәп укучысы Айназ Галиев, 4нче мәктәптән Ольга Мухинаны сәләтле укучылар дип атыйбыз. Тулаем алганда 90-98 баллга тапшыручылар саны – 15 һәм ул, узган елга караганда, 4 күрсәткечкә яхшырак. Бу яклап 2, 4нче мәктәпләрне, 1нче гимназияне аерым атап үтү урынлы булыр.

44 укучы 80-89 баллга тапшырды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, рус теле, профильле математика кебек фәннәр буенча 13кә артыграк. Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә 2, 3нче мәктәпләр, гимназия педагогларының тырышлыгы зур. Шушы урында профильле математика буенча 5 укучысы 80-89 балл җыйган гимназия укытучысы Ләйсән Ибраһимованы аерым атап үтәргә кирәк.   

– Гомумән, югары балларга тапшырган укучыларны әзерләүгә кайсы педагоглар аеруча зур өлеш кертте?

– Укучыларны имтиханнарга әзерләгән барлык мөгаллимнәргә дә зур рәхмәт! Шулай да икешәр фәннән югары баллга тапшырган укучыларны әзерләгән гимназия, 2, 4нче мәктәпләрнең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Светлана Савинова, Ольга Костенкова, Ольга Елизаровага, 4нче мәктәпнең математика укытучысы Галина Сисинага аерым рәхмәт сүзләре җиткерү урынлы булыр. 

Өченче ел рәттән 90 һәм аннан күбрәк баллга тапшырган укучыларны имтиханнарга әзерләгән педагогларга район башлыгы Ленар Нургаяновның премияләре тапшырыла. Быел премия фонды 450 мең сум тәшкил итә  һәм аңа 11 укытучы лаек.      

– Кайсы фәннәр буенча имтиханнар тапшыруда проблемалар бар һәм алар ничек хәл ителә?

– Елдан-елга химия һәм биология фәннәре проблемалы булып кала. Быел биология буенча нәтиҗәләр республикадагыдан 5,6 баллга түбәнрәк. Химия буенча нәтиҗәләр район эчендә узган елдагыдан 8,58 баллга югарырак булса да, республика белән чагыштырганда, 1,13 баллга ким. Тарихтан республикага караганда артка калу күзәтелә. Әлеге фәннәр буенча педагогларның август педконференциясе кысаларындагы секцион һәм районның методик хезмәте утырышларында аерым сөйләшүләр булачак.

– Кыскача гына Төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) нәтиҗәләренә дә тукталып үтегез әле.

– Иң элек, имтихан тапшырудагы яңа­лыкларны атыйсым килә. Быел беренче тапкыр имтихан материаллары аларны уздыру пунктларында бастырып чыгарылды. Татарстан имтиханда дүрт фән урынына ике фән тапшыру буенча федераль экспериментта катнашты. Безнең мәктәпләрне тәмамлаган 5 укучы да (3есе – 1нче гимназия, 1се – Красный бор, 1се – 2нче мәктәп) әлеге эксперимент кысаларында республикадагы техникум, училищеларга бушлай укырга керү мөмкинлеге алды. 

Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә килгәндә, математика буенча уртача  балл – 3,88 (узган елдагыдан 0,1 баллга түбән), рус теле буенча – 4,22 (0,34 баллга югары). Төп этап барышында дүрт фән буенча канәгатьләнерлек булмаган билгеләр алган укучылар резерв срокларда имтиханнарны кабат тапшырдылар.

– Вәсилә Гарәфет­диновна, сөйләгәннәргә йомгак ясап, нәрсә әйтер идегез?

– Имтиханнар буенча ирешелгәннәр бер генә көннең нәтиҗәсе түгел. Ул – тулы бер системаның тотрыклы эшчәнлеге. Әлеге эшчәнлек, балалар бакчасыннан ук башланып, өстәмә белем бирү, методик эш белән үрелеп алып барыла. Уку елы дәвамында укыту, өйрәтү семинарлары уздырыла. Чаллы, Казан кебек зур шәһәрләрдән педагоглар чакыртыла.

Аерым укучылар белән шәхси программалар төзелә һәм башкалар. Әлбәттә, уңышларның нигезендә педагогларның һөнәри осталыгы ята. Бу яклап районыбыз мөгаллимнәре белән, чын мәгънәсендә, горурлана алабыз. Укытучыларны бернинди арттырусыз ышанычлы тылыбыз дип атыйбыз һәм алдагы уку елында да нәтиҗәле эшчәнлек  теләп калабыз.                                 

Быел райондагы 14 мәктәпнең (Салагышта 11 сыйныф юк) 11 сыйныфын тәмамлаган 79 (46сы – шәһәр, 33е авыл мәктәпләрен) укучының барысына аттестатлар тапшырылган. 17се медальгә (10сы – I дәрәҗә, 7се – II дәрәҗә) лаек. 

9 сыйныфны тәмамлаган 379 (260ы – шәһәр, 119ы авыл мәктәпләре укучылары, Девятерняда 9 сыйныф юк) укучы аттестатка ия. 31 укучыныкы – аерымланган аттестат (аттестат с отличием).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев