БДИ тапшыру вакыты билгеле
Мәгариф

БДИ тапшыру вакыты билгеле

Нәрсә үзгәрде?

Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта БДИны алдан тапшырып булмаячак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергән. Рус теле һәм математика буенча БДИ 24–28 майда үткәрелә. Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) дә вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралмый. Югары уку йортларына керергә ниятләмәүчеләргә БДИ урынына рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Чыганак:"Ватаным Татарстан"


Нет комментариев