Бер атна эчендә зур эш оештырганнар
18 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр 1 нче гимназиядә "Макулатура җый - агачларны коткар!" акциясе узды. Бу хакта гимназия коллективы хәбәр итә.
Атна буе укучылар һәм аларның әти-әниләре зур энтузиазм белән иске китаплар, газеталар, журналлар һәм башка кәгазьләр белән шыплап тулы пакетлар китергән.
Барлык сыйныфлар да бердәм булып бик актив катнашкан. Балалар 3 тонна 838 кг макулатура җыйганнар.
"Мәктәптә макулатура җыю - үсеп килүче буынны экологияне яклау эшенә якынайтучы мөмкинлек кенә түгел, ә укучыларны актив җәмәгать эшләренә җәлеп итү варианты да. Акциянең төп максаты әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылыш иде. Акциядә катнашучыларның барысына да: укытучыларга, балаларга һәм аларның әти-әниләренә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез!" - ди оештыручылар.
Нет комментариев