2023 елда бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе билгеле
Мәгариф

2023 елда бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе билгеле

БДИның төп чоры 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) расписаниесе чыкты.

БДИның төп чоры 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак:

26 майда – география, әдәбият, химия;

29 май – рус теле;

1 июнь – математика (база һәм профиль);

5 июнь  – тарих, физика;

8 июнь – җәмгыять белеме;

13 июнь – чит телләр («говорение» бүлегеннән тыш), биология;

16, 17 июнь – чит телләр («сөйләү» бүлеге);

19, 20 июнь – информатика.

Чыганак: Интертат 

 


Нет комментариев