1нче балалар бакчасында бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле дигән темага сөйләштеләр
Мәгариф

1нче балалар бакчасында бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле дигән темага сөйләштеләр

Әгерҗе шәһәренең 1нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасында “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле“ дип исемләнгән семинар узды. Чара барышында бакча педагоглары районнан җыелган тәрбиячеләр белән бай тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Бу өлкәдә башкарылган эшләре, аралашуның яңа формалары, заманча алымнар турында мөдир урынбасары Алсу Зәйнуллина чыгышыннан соң, тәрбияче Елена Шәвәлиева “Әти белән бик дус мин, дуслыгымны кадерлим” проекты кысаларында ниләр эшләве турында сөйләде. Бу проект кысаларында әтиләргә багышлап стена газеталары чыгарганнар, “Әтием булдыра” чараларында  әтиләрнең һөнәрләре турында аларның чыгышларын тыңлаганнар, әтиләренә видеохатлар әзерләгәннәр, солдат хезмәтен үтеп кайтканнар белән очрашканнар. Тәрбияче Илсинә Ибәтуллина балалар белән хәрби техника һәм хәрби һөнәрләр өйрәнүгә өстенлек биргән.

Бакча мөдире Гөлнара Шурманова “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” дигән темага түгәрәк өстәл артында фикер алышу оештырды. Анда балалары бу бакчага йөри торган Антон Поляков, Илфат Кавиев, Ләйсән Кәлимуллина, оныгы йөри торган дәү әти Альберт Хуҗин, райондагы әтиләр клубы әгъзасы, җәмәгать тәрбиячесе Рөстәм Майоров,  психолог Варвара Булычева катнашты. Озаклап фикер алышканнан соң “Әти һәм әнинең роле бердәй мөһим”, дигән фикергә килделәр. Район прокуроры урынбасары Антон Поляковның гаилә тәрбиясендә әтиләрнең роле турында Гаилә Кодексына таянып сөйләве бик файдалы булды. Варвара Булычева тәкъдим иткән видеороликны караганда андагы баланың әтисенә рәхмәт хисләрен белдереп, йөрәккә үтеп керердәй сүзләреннән күпләрнең күзләре яшьләнде. Психолог мәктәпләрдә “Семьеведение” дәресләре кертелүнең дә бик кирәкле булуын ассызыклады.

Өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Майоров бакчада кул көрәше  белән шөгыльләнүләре турында сөйләгәч, аның шәкертләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шушы бакчада тәрбияләнгән, хәзер инде мәктәптә укучы Татарстан призеры Аяз Йосыпов һәм Россия чемпионы Адам Трейдин чыгышларын аеруча сокланып карадык.

Әтиле-уллы Марс-Данир Гатауллиннарның, Рөстәм Рәхмәтуллинның җырларында бу әтиләрнең балаларын сәнгать яратучы  итеп тәрбияләве ачык чагылды.

– Гөлнара Шурманова җитәкчелегендә эшләүче коллектив әтиләрне тәрбия эшенә җәлеп итүнең яңа алымнарын уйлап тапкан. Гомумән, бу балалар бакчасы бу юнәлештә нәтиҗәле эшли, -диде йомгаклау сүзендә мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Кәлимуллина.


Нет комментариев