1 сентябрь нинди форматта узачак
Мәгариф

1 сентябрь нинди форматта узачак

Белгечләр бер төбәктә дә чикләүләр кертергә туры килмәс дип фаразлый

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова 1 сентябрьнең Россиянең барлык төбәкләрендә дә гадәти форматта узачагына ышаныч белдерде.

Моның өчен бөтен нигез дә бар дип искәртте ул. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без 1 сентябрь Россиянең барлык төбәкләрендә дә гадәти форматта узар (моның өчен бөтен нигез дә бар) һәм бер генә төбәктә дә ниндидер чикләүләр кертергә туры килмәс дип өметләнәбез», - диде Попова «Россия 1» каналында Наилә Әскәр-задәгә биргән интервьюсында. 

Чыганак 


Нет комментариев