Әнисә Кәримова турында “шагыйрь җанлы мөгаллимә”, диләр
Тирсә авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Әнисә Кәримова турында “шагыйрь җанлы мөгаллимә”, диләр. Чөнки ул балаларга белем биреп кенә калмаган, ә бик матур шигырьләр дә иҗат иткән. Һәрвакыт эзләнүдә булган, яңалыкка омтылып яшәгән, әйләнә-тирәсендәге һәркемне яхшылыкка рухландырып торган. Әгәр исән булса, мөхтәрәм мөгаллимәгә, “Яшьлегем сиреньнәре” шигырьләр җыентыгы авторы Әнисә КӘРИМОВАга быел 90 яшь тулган булыр иде.
Тирсә авыл китапханәчесе Раушания Галләмова, мәдәният хөзмәткәрләре оештырган искә алу кичәсендә каләмдәшләре, хезмәттәшләре Әнисә Касыйм кызы турында хатирәләр яңарттылар, аның шигырьләрен укыдылар.
Нет комментариев