Варкләд-Бодьяның “Инвис“ ансамбле Сочидан кайтты
Мәдәният

Варкләд-Бодьяның “Инвис“ ансамбле Сочидан кайтты

Алар анда Россия күләмендә узган бәйгедә катнаштылар.

Варкләд-Бодьяның “Инвис“ халык ансамбле, “Халык ядкарьләре“ фестиваль-бәйгесендә катнашып, икенче дәрәҗә Дипломга ия булды.

Әлеге бәйге Сочи шәһәрендә Россия күләмендә узды. Наталья Матвеева җитәкчелегендәге коллектив удмуртларның гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттеләр.

“Инвис“ әлеге фестивальдә икенче тапкыр жюрины шаккатырды. Беренче тапкыр катнашуларында авыл үзешчәннәре беренче урын яулаганнар иде.


Нет комментариев