Варкләд-Бодьяда “Пилмән фестивале“ узды
Мәдәният

Варкләд-Бодьяда “Пилмән фестивале“ узды

Бүген Варкләд-Бодьяда беренче тапкыр төбәкара пилмән фестивале узды.

Бәйге биремнәрендә Әгерҗе, Сарсак-Омга, Варкләд-Бодьядан, Удмуртиянең Шаркан, Можга районнарыннан мәдәният хезмәткәрләре осталыкларын күрсәттеләр. Осталар ит, гөмбә, кәбестә, угыз эремчеге, суганлы йомырка, бәрәңге пилмәннәрен ясап, аларны пешереп, табынга тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә Можганың милли мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре җиңү яулады. Барлык командалар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.


Нет комментариев