Тормышны илтә яктыга җирдә кылган эшләре
Әнвәр ЗАКИРОВ тумышы белән Менделеев районы Псәй авылыннан булса да, кырык елдан артык гомерен Әгерҗе районына багышлаган. Аның тууына быел 96 ел.
Әнвәр аганы бүген дә чордашлары, элекке хезмәттәшләре бик еш сагынып искә алалар. “Дустым” дип сөйләшергә яратучы, ихласлыгы белән кешеләр күңелен бик тиз яулап алучы, иҗат җимешләре белән районыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхес иде бит ул. Аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев белән берлектә иҗат иткән “Әгерҗем минем” җыры гына да ни тора?! Районыбыз гимнына әверелгән бу җырдагы
Иж буйлары бигрәк ямьле,
Бормалы юллар;
Яшьлегемә канат булып
Тибрәлә җырлар
дигән юлларны белмәгән кеше сирәктер.
Әлфия ханым әтисе турындагы балачак истәлекләре белән уртаклаша:
– Әткәйнең балачактан ук бик тә артист, музыкант буласы килгән. Элек авылда “артист эш түгел, тотып эшли торган эшең булсын”, диләр иде бит. Алты яшеннән ятим калып, абыйсы гаиләсендә үскән малайга да бу хыялын тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул укытучы һөнәрен сайлый. Әмма музыкага, шигърияткә, рәсем сәнгатенә булган балачак мәхәббәте аны гомере буе озата килде. Безнең өйдә кичләрен гел гармун тавышы яңгырап торды. Әткәй уйный, әнкәй җырлый... Кунаклар килсә дә, әткәйнең кулыннан гармуны төшмәде. Өздереп җырлап та җибәрә иде. Әткәйдәге сәләтләр миңа да, энем Фәриткә дә күчкән. Ул безне кечкенәдән үк “кызым, син – рәсем, ә Фәрит музыка укытучысы булачаксыз”, дип тәрбияләде.
Әнвәр аганың хыялы тормышка аша. Әлфия ханым шәһәребездә озак еллар рәсем, сызым фәннәре укытучысы булып эшләде, түгәрәкләрдә балаларның сәләтен үстерүгә күп көч куйды. Улы исә Чаллыда “Болгар” ансамблендә баянчы, сәнгать җитәкчесе булды, хәзер дә сәнгать училищесында укыта.
ОНЫТЫЛМЫЙ УЛ ЧАКЛАР
Әнвәр Закиров белән бер чорларда эшләгән хезмәттәшләре күңелендә дә остазлары турында никадәр матур хатирәләр саклана.
– 1952 елда институт тәмамлап кайткач Әнвәр абый минем өчен яраткан остаз булды, соңыннан җан дустыма әверелде. Беркайчан каты бәрелмәде. Җайлап кына өйрәтә иде. Аның җитәкчелегендә күпме мәдәни чаралар оештырдык, Әгерҗе халык театрында уйнадык. Казан сәхнәсендә уйналган “Ай тотылган төндә”не хәтта телевизордан да күрсәттеләр. Үзешчән композиторларның Казандагы җитәкчесе Риф Гатауллин белән бик дус булды. Яңа җыры туса, тизрәк аның янына киңәшкә китә. Аннан кош тоткандай тагын да илһамланып кайта иде. Әнвәр аганың җырлары заманында Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Рафаэль Латыйпов башкаруында яңгыравы гына да остазымның таланты турында сөйли бит, – дип истәлекләре белән уртаклаша мәдәният ветераны Фаиз Мусин.
– Әнвәр беркайчан байлык артыннан кумады. Аның өчен беренче урында иҗат иде. Ирем Фәйзи белән җан дуслар булганлыктан, безгә еш килә, аны “үги малаебыз” дип йөрттек. Нинди генә темага сөйләшә башласак та, сүзне ипләп кенә җыр-моң темасына бора иде. Беркайчан гайбәт сөйләмәде. Үзе ятимлектә үскәнгәдер инде, подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы әбиләргә гел сәдака биреп китә иде, – ди Нәзилә апа Гыймазетдинова.
Тирсәдән ветеран мөгаллимә Тәнзилә Халикова Әнвәр Закировның Кырындыда укытучы, мәктәп директоры, колхозда партком секретаре булып эшләгән чакларына кайтарды:
– Сер түгел, элек авыл мәктәпләрендә рәсем, җыр дәресләрен теләсә нинди фән укытучысына бирәләр иде. Шуңа ул дәресләрнең ничегрәк узуын чамалыйсыздыр. Әнвәр абый килгәч, күзебезне ачты. Һәр баланың рәсем, җыр буенча сәләтен үстерү өчен аерым шөгыльләнә башлады. Мәктәп хорын оештырды. Аның җитәкчелегендә бәйрәмнәрдә демонстрациягә чыгулар, авыл клубында концерт куюлар, дисеңме... Фельдшер әтием Габдулла белән дә бик тиз иҗади дуслык урнашты. Ул бездә еш була, ишектән кергәндә үк берәр җыр көйләп йә шигырь сөйләп керә дә, шунда ук гармун сузып җибәрә иде.
“Көмеш телле гармун” халык ансамбле җитәкчесе Марат Муллахмәтов исә кунакларга чын сюрприз ясады.
– Әнвәр абый белән 1996 елда баянчы әтием Альберт таныштырган иде. Арча педкөллиятенең музыка классында баян буенча алган белемемне тикшереп карады. Бер килүендә: “Дустым, баян өчен “Сылу кыз” дигән көй яздым. Шуңа вариация ясап бирерсеңме?” – дип үтенде. Шунда ук аның ничегрәк булырга тиешлеген бик дәртләнеп тасвирлап күрсәтте. Минем өчен бик җаваплы эш иде бу. Озак кына уйлап йөрдем. Әмма Әнвәр абый исән чагында аңа уйнап күрсәтә алмавым үкенеч булып калды. Менә 28 елдан соң сезгә шушы вариацияне беренче тапкыр уйнап күрсәтәм, – диде Марат.
Әнвәр Закиров, үзе язганча, матур эшләре, иҗаты белән бүген дә күңелләребездә яши...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев