“Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесенең зона турлары тәмамланды
Мәдәният

“Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесенең зона турлары тәмамланды

Бер ай дәвамында районда иҗат коллективлары арасында “Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесе барды.

Ул дүрт зонада – Салагыш, Яңавыл, Девятерня, Сарсак-Омгада узды.

Зона турлары Сарсак-Омгада төгәлләнде. Биредә үткән фестивальдә Иж-Бубый, Тирсә, Көчек һәм Сарсак-Омга үзешчәннәре Театр елына багышланган сәхнәлештергән күренешләрен күрсәттеләр.

Иң яхшы коллективлар финалда чыгыш ясый. Ул 25 апрельдә Әгерҗедә булачак. Шул ук көнне гала-концерт та үтәчәк.

12+


Нет комментариев