Мәдәният

“Казан егетләре” төркемендәге Айдар Әгъләмов никах укыткан

“Казан егетләре“ төркеме солисты Айдар Әгъләмов яшь кәләше белән төшкән никах фотоларын инстаграмга куйды. Кәләш - Оренбургтан.

 

“Безнең тормышыбыздагы бик мөһим вакыйга. Хәзер без бер гаилә, яңа тормышка аяк бастык. Ошату хисе мәхәббәткә әйләнде. Кичә безнең никахыбыз булды. Сихри һәм бик дулкынландыргыч көн иде. Әти-әниләребезгә, бертуган абый, сеңелләребезгә зур рәхмәт! Казан-Оренбург арасы хәзер якынайды. Яратыгыз, гашыйк булыгыз! Барысы да яхшы булачак”, - дип язып куйган ул фото янына.

(Интертат.ру)

Фото: Социаль челтәрдән


Нет комментариев