Кадыбаш Мәдәният йорты мөдире Алсу Сибатова һәм китапханәче Фәридә Каюмова, Татарстанда игълан ителгән “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы“ акциясенә кушылып, сәламәтлекләре чикле авылдашларын сөендерделәр.
Алар, әниле-уллы Вәлиуллиннарга, бертуган Гайфиевларга барып, аларны халкыбызның милли ризыгы кыстыбый пешереп сыйладылар.
- Соңыннан бик тәмле кыстыбый белән бергәләшеп чәй эчтек, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, – диләр кызлар.
Мәдәният хезмәткәрләре атна дәвамында игелекле чаралар уздырырга планлаштыралар.
Нет комментариев