Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Иж-Бубыйда узган Чәй бәйрәмендә “Мәтрүшкәләр“ һәм “Гөлҗимешләр“ командалары ярышты

Иж-Бубый китапханәсендә узган Чәй бәйрәменә авылның авылның актив китап укучыларын кунакка дәштеләр.

 

Китапханәче Рафисә Мусина чәй эчү йоласы турында сөйләде. Ул чәй өстәленең матурлыгы һәм горурлыгы булган самавырлар турында күп мәгълүмат бирде. Бу чарага килгән кунаклар, ике командага бүленеп, уңганлыкта, җитезлектә ярыштылар. “Мәтрүшкәләр“ һәм “Гөлҗимешләр“ җырлауда, шигырь сөйләүдә, чәй яны ризыклары әзерләүдә, тәмле итеп чәй пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр. Чәй темасына уздырылган викторина сорауларына да, табышмакларга да җаваплар тиз табылды. Чәй эчү белән тәмамланган бу чара гармун моңнары, Рүзил һәм Фәнзил Мусиннарның җырлары һәм шигырьләре белән матур үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев