Кичә Ватанны саклаучылар көнендә Исәнбай Мәдәният йортында ир-егетләребезгә багышланган искиткеч матур бәйрәм булды.
Бәйрәм сәхнәсендә Әфган бәрелешләрендә катнашкан авылдашлар урын алды. Район хәрби комиссары Илгиз Галиев, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, район Советы депутаты Илфат Ямалиев әфганчы авылдашларны һәм туган якка кайткач вакытсыз гомерләре өзелгән Илшат Ханнанов һәм Әмирҗан Закировның тол хатыннары Роза һәм Гөлнара ханымнарны бүләкләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга күңел кылларын тибрәтерлек җырларын бүләк иттеләр.
Нет комментариев