Безнекеләр - финалда
11-16 сентябрьдә Казанда эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналына сайлап алу көннәре уза.
Коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә, чаралар тамашачылар катнашыннан башка уза.
Республика халкы турыдан-туры эфирны Ютуб каналында һәм ВКонтакте фестивале төркемендә карый ала.
Иж-Бубыйның Рузана Исламова җитәкчелегендәге "Хыял" бию ансамбленең финалга чыгуы турындагы шатлыклы хәбәр белән уртаклашабыз.
Бүген балалар "Уникс"та беренче Гала-концертта чыгыш ясыйлар.
Нет комментариев