Бүген Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры узды.
Анда әгерҗелеләр дә катнашты. “Хатын-кыз – ана“ номинациясендә Оксана Мөфтәхетдинова, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“тә Юлия Рыболовлева, “Өченче буын героинясы“нда Рушания Байтимерова, “Язмышым – минем һөнәрем“дә Әлфирә Мусина, “Хатын-кыз – лидер“да Клара Безбородова, «Ир-ат – лидер»да Марат Муллахмәтов, «Бизнес леди»да Ирина Баталова Әгерҗе данын яклыйлар.
Әлеге матур бәйгене сез дә тамаша кыла аласыз, райондашлар. Башкаларның чыгышларын карарга, үзебезнең осталарга көч бирергә теләсәгез, җомга көн сәгать 9га район Мәдәният сараена рәхим итегез!
Нет комментариев