Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Девятерня Мәдәният йортында бик матур бәйрәм чарасы уздырдылар.
Төрле елларда клубта эшләп лаеклы ялга чыккан, сәхнә тормышында актив катнашучы 30дан артык ветеран килде бәйрәмгә. Мәдәният йорты мөдире Фәнис Арсланов чараны гармун моңнарына күмде, матур җырларын бүләк итте. Альбина Мусина, Гөлсияр Хаҗиева биюләр башкарганда ветераннар да аларга кушылдылар. Бәйрәмне җылы котлауларга төреп Алия Арсланова һәм Илсур Тулбаев алып бардылар.
Өлкәннәр кайнар ризык белән сыйлаган Девятерня мәктәбе коллективына, пешекчеләргә, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Нет комментариев