Бүген, 7 мартта, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ил ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтлиләр.
Әлеге бәйрәмдә безнең районнан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, матбугат ветераны Рәмзия Зарипова, әлеге конкурсның Әгерҗедә узган зона этабында җиңгән Оксана Мөфтәхетдинова, Әлфирә Мусина, Ирина Боталова катнашалар.
Нет комментариев