Бүген Россиянең барлык төбәкләрендә этнографик диктант язалар.
Диктантка 45 минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә 30 тест биремен үтәргә кирәк. Анда 20 федераль һәм 10 төбәк соравы кертелгән. Акция төбәк мәйданчыкларында һәм онлайн узачак. Диктант язуда белем, социаль катлам, дин һәм гражданлык исәпкә алынмый. Акциядә рус телен белүче һәр кеше катнаша ала.
Нет комментариев