Балалар китапханәсендә “Туган телем – минем байлыгым“ дигән темага бәйрәм булды.
Анда 4нче мәктәптән Наталья Плешачкова җитәкчелегендәге 1А сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарада балалар рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Мәкаль һәм әйтемнәр әйтү буенча да ярыштылар. Табышмакларга җавапларны да бик оста белделәр. “Капкалы“ һәм “Заря“ уеннарында да актив катнаштылар.
Нет комментариев