Мәдәният

Асылъяр сәхнәдән югалып тору сәбәбен әйтте

“Интертат” журналисты җырчыны бер концертта очратып, аның кая югалганын сорады.

“Яшерен-батырын түгел, соңгы еллар гаилә-балалар белән узды. Мин үземне тулысынча аларга багышладым. Җырлар яздырудан туктамадым, әмма концерт эшчәнлеге булмады. Хәзер улым 1 класска китте, кызым балалар бакчасына йөри башлады. Аллаһ боерса, алга таба яңа җырлар да, концертлар да булыр”, - дип сөйли Асылъяр “Илгиз ил гизә” проектында. 

 Җырчы шулай ук үзенең Казан Дәүләт Мәдәният институтында эшләвен дә әйтә. Анда ул студентларга халыкчан җырлау дәресләрен укыта икән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/asylyar-s-khn-d-n-yugalyp-toru-s-b-ben-ytte/

“Интертат ру“дан алынды

 


Нет комментариев