Татарстанда коронавирус йоктыруның 11 яңа очрагы кайсы районнарда теркәлгән?
Көн темасы

Татарстанда коронавирус йоктыруның 11 яңа очрагы кайсы районнарда теркәлгән?

Ике кеше хастаханәгә озатылган

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ике кеше хастаханәгә озатылган, тугызы өендә дәвалана», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесе — 18-30, бишесе — 30-50, өчесе — 50-60 яшьтә, берсе 60 яшьтән өлкәнрәк.

Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.

11 очракның өчесе — Казанда, тагын өчесе Чаллыда теркәлгән. Питрәч һәм Биектау районнарында — икешәр, Азнакай районында бер очрак ачыкланган.

Чыганак


Нет комментариев