Әгерҗе районында җиде кеше коронавирус белән авырый
Көн темасы

Әгерҗе районында җиде кеше коронавирус белән авырый

Бер кеше савыккан дип исәпләнә.

 

Соңгы тәүлектә коронавирус буенча район штабына үзизоляция режимы белән бәйле 17 мөрәҗәгать кабул ителгән. Азык-төлек һәм дарулар алып кайтуга кагылышлы 6 шалтырату булган.

  • Коронавирус белән авыручылар саны җиде: өчесе – Әгерҗедә, икесе – Исәнбайда, Мадык, Барҗы-Умгада – берәр, – дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. – Бер кеше терелгән дип исәпләнә. Аның белән контактта булучыларның тест нәтиҗәләре дә тискәре. Шул уңайдан 15 кеше исәптән төшерелде. Роспотребнадзор карары буенча 57 кеше күзәтүдә тора. Аларның 11е – төрле төбәкләрдән кайтучылар.

Нет комментариев