Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
Ислам нуры

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстан районнарында 3нче августтан башлап ястү үзгәрә. Аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә: 3нче августтан Урыссуда ястү вакыты соңрак (21:53), ә ә иртәнге намаз иртәрәк (23:47) керә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8нче августка туры килә, бу көнне ястү 22:05 сәгатьтә, 9нчы августта исә иртәнге намаз вакыты 00:18 сәгатьтә керә.

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак 


Нет комментариев