Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле
Ислам нуры

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

Әлеге мөбарәк бәйрәм Республиканың шәһәр мәчетләрендә иртәнге сәг. 6.30да Коръән аятьләрен укып башланачак

30нчы март (якшәмбе) көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. 

Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә иртәнге сәг. 6.30-да Коръән аятьләрен укып башланачак һәм сәг. 7.00-дә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. 

Гает намазы сәг. 7.30-да укылачак. Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. 

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.

Чыганак

 


Нет комментариев