Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең датасын раслады
Ислам нуры

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең датасын раслады

Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү датасын билгеләгән указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Быел Ураза бәйрәме – 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, республикада ике бәйрәм дә эшләми торган бәйрәм көн санала.

Чыганак 


Нет комментариев