Райондашларыбыз хаҗга бармый
Ислам нуры

Райондашларыбыз хаҗга бармый

31 июльдә – Корбан бәйрәме.

Райондашларыбыз арасында әлеге бәйрәмне хаҗ җирләрендә каршы алырга теләүчеләр булса да, быел рөхсәт юк. 

  • Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында рәсми рәвештә белдерде. Димәк, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Сүз уңаеннан: элеккеге елларда да ниндидер авыру куркынычы таралу сәбәпле хаҗ гамәлен тыю очраклары булган.


Нет комментариев