Җомга коймагы
99 дәрес: балалар - Бер Аллаһының бүләге
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ
Әлбәттә, уллар да кызлар да Аллаһыдан бирелә торган зур бүләк. Әмма, ни өчендер борыңгыдан кешеләр гаиләдә улларның тууын күбрәк көткәннәр. Имеш: авыр хезмәтне ир заты башкара, ир ауга бара, ул дошманнардан саклый, ир - нәсел дәвамчысы һ.б...
Күп кенә халыкларда кызлар туу ниндидер бөтенләй бер хәсрәт, явыз язмыш дәрәҗәсенә куелган. Исламга кадәр гарәпләрдә дә шул хорафәт таралган. Ләкин, пәйгамбәребез килеп әлеге афәткә каршы сугыш игълан иткән.
Аллаһы Тәгалә: *"Җир һәм күкләрнең мөлкәте - Бер Аллаһыныкы. Ул нәрсә теләсә шуны бар кыла. Теләгән бәндәсенә кыз бүләк итә, теләгәненә ул бирә. Теләгәнен уллы да кызлы да итә. Ә теләгән бәндәсен баласыз кыла",* - дип әйтте ("Шура", 49-50).
Әлеге аятьтә дә Раббыбыз беренче булып кыз балаларны искә алган. Моннан тыш кыз баланың кыйммәте хакында аять һәм хәдисләрдә күп хәбәрләр килә. Димәк, борыңгы хорафатлар кешелеккә киредән кайтырга тиеш түгел.
Йә, Раббым, безгә бүләк иткән кызларыбыз өчен дә, улларыбыз өчен дә Сиңа мең шөкерләребез булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев