“Нур" мәдрәсәсендә укулар башлана
Ислам нуры

“Нур" мәдрәсәсендә укулар башлана

Курслар оештыру ниятләнә

1 октябрьдән Әгерҗенең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә өч еллык “Ислам дине нигезләре” курслары башлана. Укулар октябрь аеннан апрельгә кадәр кадәр атнага ике көн – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе – иртәнге һәм кичке якта оештырыла.

Курсларда Аллаһ сүзе – Коръәнне гарәп телендә дөрес итеп укырга, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормыш юлын, кыскача Ислам диненең тарихын, Ислам әхлагын, Гакыйдә – Ислам дине тәгъләмәтен, Фикһ – гыйбадәт һәм мөгамәләт тәртипләрен өйрәнергә мөмкин.
Аерым төркемнәр туплап Коръәнне дөрес итеп укуны камилләштерү һәм ятлау, гарәп телен тирән үзләштерү, татар телен өйрәнү буенча курслар оештыру да ниятләнә.

Балалар өчен “Ислам дине нигезләре” курслары якшәмбе көннәрендә 9:00– 14:00 сәгатьләрдә булачак.

Белешмәләр өчен телефон: 89872930463 (Габделкәрим хәзрәт).


Нет комментариев