Мохтаҗлар өчен киемсалымны 9-16 сәгатьләрдә китерә аласыз
Әгерҗенең “Нур” мәчетендә мохтаҗлар өчен кием-салым җыю оештырылган.
– Аяк һәм өс киемнәре, сумка-портфель кебек кирәк-яраклар алып килүчеләр дә бар. Кайберәүләр яңа, тотылмаган әйберләр дә китерәләр. Аларны бик теләп мохтаҗларга бирәбез. Илтеп биргән чаклар да бар, – ди әлеге игелекле эш өчен җаваплы кардәшебез Дильмира Ибәдуллаева.
Мохтаҗлар өчен киемсалымны 9-16 сәгатьләрдә китерә аласыз. Әмма аларның кулланылышка яраклы, юылган, үтүкләнгән, яхшы хәлдә булырга тиешлеген исегездән чыгармагыз.
Киләчәктә мәчет аша мохтаҗларны тукландыруны оештыру кебек игелекле гамәлне чынга ашыру нияте дә бар.
Нет комментариев