Намаз укымасаң да, ураза тотарга ярыймы?
Ислам нуры

Намаз укымасаң да, ураза тотарга ярыймы?

Ислам дине 5 баганага нигезләнгән

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза тоту турында аңлаталар.

- Намаз укымасаң да, ураза тотарга ярыймы? «Мин намаз укымыйм, әмма ураза тотасым килә. Андый ураза кабул кылынырмы икән?»

- Ислам дине 5 баганага нигезләнгән. Намаз һәм ураза – алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә, Сез намаз укымасагыз да, уразагыз, иншәАллаһ, кабул булачак.

Чыганак: Интертат 

 


Нет комментариев