Каргыш җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин
Ислам нуры

Каргыш җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин

Бик игътибар булырга кирәк

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам: «Аллаһның ачуын үз өстегезгә алып, җәһәннәмнең интегүләрен үзегезгә якынайтып, бер-берегезгә карата ләгънәт, каргыш кылмагыз», – дигән. Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә хак булуын һәркайсыбыз аңлый. Әмма, ни кызганыч, көндәлек тормышыбызда моның нәкъ киресен чагылдырган мисаллар да шактый очрый. Авыздан чыккан бер бөртек сүз аркасында каргышка дучар булмас өчен ни эшләргә? Ләгънәттән ничек сакланырга? «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Артур хәзрәт Габдуллин белән шул сорауларга җавап эзләдек, дип яза "Ватаным Татарстан".

– Каргыш ничә буынга кадәр төшәргә мөмкин?

– Әйтелгән каргышның тиешле кешегә барып җитмәве – күрсәткеч түгел. Каргышны кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә  күрә ала. Шуның белән беррәттән Аллаһы Тәгалә ул каргышны аннан соң килгән буыннарга да җиткерергә мөмкин. Әгәр кеше шулкадәр зур гөнаһлар кылган булса, алар өчен ләгънәт беренче, икенче, хәтта җиденче буынга да төшә ала.

Бу – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте, барысын да ул гына хәл итә. Әйтик, кеше гомер буе диннән көлде, ди. Ул бу дөньядан киткәнче аның балаларына нәрсәдер була башлый. Сынау арты сынау килә, йә баласын югалта, йә ул чирле булып туа… Шул рәвешле бу кеше бала хәсрәте кичерә. Аллаһы Тәгалә ләгънәтне аның үзенә тидермичә, башка яктан – балаларына михнәт китереп сынарга мөмкин.

Шуңа күрә кешеләр белән аралашканда телеңә бик нык игътибар итәргә кирәк. Авызыбыздан чыккан бер сүзебез дә кешенең күңеленә тия ала.

Чыганак: Ватаным Татарстан (Динә Шәкүрова)

Фото: pixabay.com


Нет комментариев