Исәнбай мәчетендә балалар өчен укулар оештырылды
Ислам нуры

Исәнбай мәчетендә балалар өчен укулар оештырылды

Көзге каникул вакытында Исәнбай мәчетендә мәктәп укучылары өчен дини укулар оештырылды.

 

Абыстай Наилә Шәйдуллина егермегә якын малай-кызга әдәп-әхлак кагыйдәләрен, кыска сүрәләр өйрәтте. Малайлар-кызлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын да белделәр.

Укулар тәмамланган көнне балаларга күчтәнәчләр дә тапшырылды.


Нет комментариев