Ирек хәзрәт Җиһаншин Әгерҗегә килде
Ислам нуры

Ирек хәзрәт Җиһаншин Әгерҗегә килде

Узган атнада безнең районда Татарстан мөфтияте карамагындагы “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин булып китте.

Ирек хәзрәт Әгерҗе ит комбинатында, Наҗар авылында эшмәкәр Рәшит Шәйхетдиновның мал чалу  цехында булып, хәләл продукция җитештерү мөмкинлекләрен карады.

  • Хәләл продукциягә ихтыяҗ бар бүген. Җитештерү җайга салынган очракта әзер продукцияне сату буенча ярдәм итәргә без әзер, – диде хәзрәт.

Дин әһеле “Нур” мәчетендә җомга намазында да катнашты.     


Нет комментариев