Узган елның октябрь аенда Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә дини укулар башланган иде. Башка еллардагы кебек үк шәкертләр көндезге һәм кичке вакытларда белем эстәгәннәр. Балалар якшәмбе мәктәбенә дә йөргәннәр.
- Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә соңгы дәрес 17 мартта уздырылды. Аннан соң мәдрәсәгә йөреп уку туктатылды. Шәкертләр әле дә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Сораулар туса, безгә шалтыраталар – ди мөгаллимә Люция ханым Акбашева.
Быел мәдрәсәне җиде кардәшебез тәмамлаган. Менә алар: Гөлфия Нурисламова, Рафига Шәйхетдинова, Әлфия Садыйкова, Фирания Капилова, Зөлфия Шахмина, Раушания Нәбиуллина, Гөлсинә Миннәхмәтова.
- Алга таба вәзгыять яхшырып, мәчет-мәдрәсәләргә йөрүдә чикләүләр тулысынча бетерелсә, шәкертләребезгә мәдрәсә тәмамлау турындагы шәһадәтнамәләрне тантаналы рәвештә тапшырырбыз дип планлаштырабыз, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
Нет комментариев