Әгерҗе районында “Ураза тотучыны ашат” игелекле акциясе дәвам итә
Ислам нуры

Әгерҗе районында “Ураза тотучыны ашат” игелекле акциясе дәвам итә

Рамазан ае башланыр алдыннан Әгерҗе районы мөхтәсибәте “Ураза тотучыны ашат” дип аталган игелекле акция игълан иткән иде.

  • Игелекле чарага кушылучылар бар, шөкер, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Хәзрәт әйтүенчә, акчалата ярдәм итүчеләр дә, азыклата булышлык күрсәтүчелр дә бар.  

  • Җыелган акчаларга без әзер хәләл ризык сатып алабыз.Әлеге ризыкны Ижаудагы хәләл кафега заказ биреп әзерләтәбез, – ди хәзрәт.

Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә әзер ризыкларны 100-115ләп кардәшебезгә таратканнар. Болар – ураза тотучылар, өлкән яшьтәгеләр, мохтаҗлар.

Игелекле акция дәвам итә. Аңа кушылырга теләүчеләр 89872930463, 89093136522 телефоннарына шалтыратып кирәкле мәгълүматны алалалар.  

  • Пәйгамбәребезнең “Ураза тотучыга тукландыручыга да шуның кадәр үк савап язылыр” дигән вәгъдәсе бар. Шул ук вакытта аның малы да кимемәс. Чарада катнашучыларга Аллаһының рәхмәте булсын, – ди Габделкәрим хәзрәт.   

Нет комментариев