«Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае уза
Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае уза. Анда Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге имамнар делегациясе дә катнаша.
Корылтайга дип махсус нәзарәт казанышлары күргәзмәсе әзерләнгән. Ул «Әманәт» концепциясе кысаларында төзелгән. Барлыгы алты әманәт: Әл-Коръәнне өйрәнү; Мәгариф һәм фәнне үстерү; Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү; Нәсихәтләр бурычын үтәү; Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту; Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.
Нет комментариев