Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Гает бәйрәме көнне Әгерҗе мәчетләренә мөселман кардәшләрне сәгать алтыга көтәләр

Иртәгә, 4 июньдә, барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә.

Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Динебездә уразаның соңгы көннәрендә мохтаҗларга фитыр сәдакасын бирү гыйбадәте бар. Ул Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Аның иң хәерлесе – иртән гаеткә барганда ятим, мескен кешеләргә бирү.

Гает бәйрәменә килгәндә, Әгерҗе мәчетләренә халык иртәнге сәгать 6га килә. Башта Коръән укыйбыз, вәгазь сөйлибез. Гает намазы иртәнге сәгать 7дә укыла. Бу көнне шулай ук мәдрәсәдә бәйрәм коймагы белән табын әзерләнә. Балалар өчен дә аерым программа булачак. Матур традиция буенча, бу көнне Ямурза авылында да уразага багышланган бәйрәм уза. Башлану вакыты – 12.30 сәгатьтә.   0+

Авылларда мәчеткә җыелу вакыты мәчет мәхәлләсе карары белән билгеләнә.

Ураза гаете мөбарәк булсын, мөхтәрәм кардәшләребез! Изге бәйрәм йортларыбызга яктылык, күңелләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сихәт алып килсен.

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

район имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев